Минзәлә районында гражданнар кабул ителде

2018 елның 13 июле, җомга

Бүген Минзәлә районы башкарма комитеты бинасында гражданнар кабул ителде. Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Казан районара табигать саклау прокуроры Альберт Хәбиров халыкның экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә кагылышлы сорауларына җавап бирде. Кабул итү барышында гомумтаралган файдалы казылмаларны табу, Түбән Кама сусаклагычының ярларын ныгыту, гидротехника корылмаларын капиталь төзекләндерү өчен рөхсәт документлары алуга, шулай ук урман биләмәләрен чистарту буенча чаралар уздыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Килгән барча мөрәҗәгатьләр буенча җаваплар һәм тиешле аңлатмалар бирелде.  

Исегезгә төшерик, табигать саклау законнары бозылуы турында (843)267-68-67 номерлы кайнар линия телефоны аша, Telegram һәм WhatsApp мессенджерлары ярдәмендә (номеры: +79872169779),  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы буенча, http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет-кабул итү системасы аша хәбәр итәргә була, "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасыннан, "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасыннан файдаланырга мөмкин.  Моннан тыш, табигать саклау законнары бозылу турында фотога яисә видеога теркәп җибәрелгән оператив мәгълүматлар өчен гражданнарга акчалата түләүләр дә гамәлгә ашырыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International