Һәркемгә кагыла. Кама Тамагы районының "Волга" лагерында ял итүче балаларга урманны ничек яклап булуы турында сөйләделәр

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Кама Тамагы районының "Волга" балалар лагерында ял итүче балаларга һава фабрикасы һәм урманга һәм табигатькә карата сакчыл караш турында сөйләделәр.

"Бер гектар урман бер елга дүрт тонна кислород бүлеп чыгара, унсигез кубик метр һаваны чистарта, – дип билгеләде үзенең хикәясендә дәүләт инспекторы Гөлия Ваһапова, – хәзерге вакытта нәтиҗәсе буенча чагыштырырлык башка "һава иләге" юк."

Чара барышында балалар шулай ук экологларны табигать белеме өлкәсендә үзләренең белемнәре белән дә шаккаттырды, фотосинтез күренеше турында сөйләделәр.

"Безнең һәркайсыбыз: бала да, өлкән кеше дә, табигать саклауга үзеннән өлеш кертә ала. Урманда булганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклагыз, үзегездән соң чүп калдырмагыз һәм өмәләрдә катнашыгыз", – дип чакырды экологлар. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International