Казанда Урман күлен чистарту буенча экологик акция булып узды

2018 елның 13 июле, җомга

Урман күленең төбен һәм яр буе зонасын чистарттылар. Бүген эко-активистлар, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләре һәм Рус География җәмгыяте водолазлары 8 м³ чүп җыйды. "Бүген без 2 метр тирәнлеккә чумдык, төптән 10 кг чүп җыйдык: болар пластик шешәләр, пыяла банкалар, полиэтилен пакетлар, иң зур табылдык автомобиль шины булды", – дип сөйли Максим Астахов.

Быел әлеге акция водолазларны җәлеп итеп республика сулыкларын чистарту буенча уздырыла торган өченче чара, Казанда, шулай ук Әлмәттә, Нурлатта һәм Түбән Камада тагын шундый биш чара уздыру планлаштырыла. "Табигать саклау чараларында битараф булмаган гражданнарны күрергә без бик шатбыз. Төрле кешеләр килә: бик яшьләр дә, пенсионерлар да, иҗтимагый хәрәкәт әгъзалары да, җирле халык та. Тулаем алганда Татарстан халкы арасында экологик культура дәрәҗәсе һәм үзаң үсеп килә", – дип билгели ТР Экоминистрлыгының экологик мәгърифәт һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек итү бүлеге башлыгы Руслан Фәтхуллин. 

ТР Экоминистрлыгы тарафыннан Рус география җәмгыяте белән берлектә уздырыла торган акцияләр кысаларында 2017 елда 500 тоннадан артык чүп җыелды, тәртипкә китерелгән яр буе территориясенең мәйданы 43 000 м² тәшкил итте, сулыкларның җыештырылган су төбе мәйданы – 16 000 м², чараларда катнашучылар саны 4000 кешедән артып китте.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International