Закон проекты РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап зур предприятиеләрне ташландык һәм пычратучы матдә ташлау чыганакларын өзлексез автомат тикшереп торучы системалар белән тәэмин итүгә мәҗбүр итүче табигать саклау законнары нормаларын җәелдерү өчен әзерләнгән. Бу хакта Россия Табигать министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. Эш тармагында үлчәү чаралары, онлайн-режимда мәгълүмат алу мөмкинлеген тудырып, турыдан-туры чыганакка урнаштырылырга тиеш.
2018 елның 10 июленнән 13енә кадәрге чорда Татарстан Республикасы территориясендә урыны-урыны белән югары янгын чыгу куркынычы (4 класс) сакланачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе хәбәр итә.
Бүген Казанда җирле санкцияләнмәгән чүплек урыннары буенча рейд узды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, Россиякүләм халык фронтының Татарстандагы төбәк бүлеге активистлары һәм Казан шәһәре хакимияте вәкилләре интерактив картада билгеләнгән нокталарны тикшереп чыкты.
Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә "Туган төбәк экологиясе" республика конкурсын уздыра.
Мишә елгасына китерелгән зыянны компенсацияләү рәвешендә "Теплострой" ҖЧҖ 3 миллион сум түләргә туры киләчәк. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенең су объектына китерелгән зыянны каплау турындагы дәгъвасы Самараның Арбитраж апелляция суды тарафыннан кангатьләндерелде.
Бүген "Чиста Татарстан" программасында үсеп килүче экологлар буыны – юннатлар хакында сөйләячәкләр. Студия кунаклары – "Чиста булачак" ТР яшьләрнең экология хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова һәм хәрәкәтнең активисты Максим Антонов 21 гасырның яшь натуралистлары хакында аңлатачак һәм аларның нинди булуы турында күрсәтәчәк.
Мамадыш районында җофар, коңгырт аю, чәшке, борындык, сапсан һәм саз карчыгасы бар, ә тагын биредә 100 якын зур һәм кечкенә елга ага. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре "Яшь гвардия" лагерында ял итүче балаларга туган якның табигать байлыклары турында сөйләде. Биредә "Табигатьтә – җәй" эко-дәресе узды.
Ни өчен эколабораторияләрдә ак халаттан йөриләр? Сынауларны уздырганда нинди савыт-саба кулланыла? Һавадан проба алу ни рәвешле башкарыла? Әлмәт шәһәренең 1 нче санлы "Бәләкәч" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кызыклы химия дөньясы белән танышты.
Суның фильтры ничек эшли һәм аны үз кулларың белән ничек ясарга яисә үз ишегалдыңда агачны ничек утыртып булуы турында белү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. 11 июльдә Казанда "Күңелле җәй" ишегалды лагерьлары старт алачак. Әлеге проект үзәгендә – кешенең һәм аны чолгап алган әйләнә-тирә дөнья экологиясе.
13 июльдә 10.00 сәгатьтә Минзәлә районы башкарма комитеты бинасында (Минзәлә ш., Ленин ур., 80) гражданнар кабул ителәчәк.