2018 елның 23 июленнән 28енә кадәр Казанда чик суларының сыйфатына Россия-Кытайның уртак мониторинг эшен методик һәм лаборатор яктан тәэмин итү буенча Техник конференция (семинар) һәм Чиктәге суларны рациональ файдалану һәм саклау буенча Уртак Россия-Кытай комиссиясенең Чик суларының сыйфатын тикшерү һәм саклау буенча эшче төркеменең IX утырышы булачак. Аталган утырышлар ел саен уза.
"Җир шары тирәли экологик сәяхәт" палаткалы лагерында балаларны дуслары даирәсендә гадәти булмаган һәм кызыклы маҗаралар һәм вакыйлар тулы 6 көн көтә. Байтик савыктыру-белем бирү лагеры базасындагы эко-смена инде дүртенче ел рәттән уза. Быел 24 июльдән 29ына кадәр балалар Идел-Чулман табигый тыюлыгы белән танышачак һәм Рус география җәмгыяте вәкилләре белән очрашачак, чүпне аралап җыю һәм юннатлык хәрәкәте тарихы турында күбрәк белем туплаячак.
Алексеевск районының Биләр авылында "Сәләт" VII Халыкара яшьләр мәгариф форумы ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхраҗиев һәм ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Егор Тарнавский катнашты.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районының Кәләй авылы җирлегендәге предприятиеләрнең берсендә санкцияләнмәгән рәвештә калдыклар урнаштырылган территорияне ачыклады.
20 июль көнне 10.00 сәгатьтә Зәй шәһәре хакимияте бинасында (Крупская ур., 6) әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. ТР экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, Казан районара табигать саклау прокуратурасы прокуроры Альберт Хәбиров һәм Татар табигать саклау районара прокуратурасы прокуроры Илсур Гыйльметдинов халык сорауларына җавап бирәчәк. Кабул итүгә 8(8555)45-66-56 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Бөтен Җир шары буйлап тәүлек дәвамында Яшел Иҗат Сәгате узачак. Халыкара акция 1 август көнне 13:00 сәгатьтә башланып китәчәк һәм инде бишенче мәртәбә барча дөнья буйлап дәвам итәчәк.
Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча советның махсус утырышында калдыклар белән эш иткәндә гражданнарның экологик хокукларын тәэмин итү турында сүз барды. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнаша.
Чулман аръягы территориаль идарәсе белгечләре Түбән Каманың 31 нче мәктәбендә белем алучылар өчен ылыслы урман буйлап экскурсия оештырды.
Дөньяның барлык почмакларыннан меңнән артык белгеч һәм галим тау сәнәгате өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм инновацияләр хакында фикер алышу өчен Мәскәүгә җыелачак.
"Юдиноның Революция урамында урнашкан сәнәгать базасы территориясеннән ком ташыйлар", – җирле халыктан экологларга шундый хәбәр килде.