ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 22 мартына кадәр “Яшел дөнья - 2019” социаль-экологик рекламасының II  төбәк бәйгесендә катнашуга заявкалар кабул ителә. Чара “Чүп. Бүтән. Юк. Чаллы” экологик хәрәкәте тәкъдиме белән, Чаллы шәһәре башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, шәһәрнең Балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары үзәге ярдәме нигезендә үткәрелә. 

Табигатьне саклау законнарын бозуның шаһитына әйләнгән тәкъдирдә, бу хакта  Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә шалтыратырга мөмкин булуын беләсезме икән? Моның өчен элемтә каналлары да булдырылган.


1
март, 2019 ел
җомга

Татнефть Эколидер статусын тагын бер кат раслады. Әлеге предприятие катнашында Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында чүплек газын утильләштерү һәм Дала Зәе елгасын савыктыру мәсьәләләре каралды

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәре 76нчы гимназиясендә укучылар белән әңгәмәсендә әйләнә-тирә мохитне бәяләү системасында экоаналитик контрольлекнең әһәмияте турында сөйләде. Махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре укучыларны судан, һава һәм туфрактан пробалар алу һәм аларга анализ ясау процессы белән таныштыру максатыннан экскурсия уздырды.

Бүген Татарстанда “Экологик белемнәр ае” старт алды. Чараны “Чиста булачак” яшьләр экологик хәрәкәте оештырды. Проектның әһәмияте республикабызның әйләнә-тирә мохите өчен көн кадагына суга торган күп кенә мәсьәләләргә бәйле.

Үсеп килүче буында экологиягә карата сакчыл караш тәрбияләү – зурларның иң мөһим бурычларыннан берсе. Экологик чаралар укучыларга табигатьнең иң якын дуслары булуга, үзләренең белемнәрен һәм көчләрен хайваннар, үсемлекләр турында кайгыртуга юнәлдерүгә ярдәм итә.


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтнеке булмаган экология фонды, “Гринлайт” Халыкара экологик җәмгыяте оешмасы һәм “ГРИНЛАЙФ” Төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы, Россия Федерациясендә яшәүчеләрнең экологик культурасын булдыру һәм үстерү өлкәсендә тормышта кулланып була торган проектларны һәм идеяләрне ачыклау максатыннан, “Экологик культура. Тынычлык һәм татулык” Халыкара проектында катнашуга гаризалар кабул итә.

Проектның максаты – түбәндәге максатлар юнәлешендә тормышка ашырылган проектларны ачыклау һәм популярлаштыру:

- төрле максатчан төркемнәргә мәгълүмат бирү, белем бирү һәм агарту юлы белән экологик культураны һәм экологиягә карашны үстерү;

- әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын яхшырту аша халыкның сәламәтлеген тергезү һәм ныгыту;

- әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне эшләп гамәлгә кертү.

Әлмәт районында 4 меңнән артыграк бала суык чорда кошларны ашату акцияләрендә катнашты.

Әйләнә-тирә мохиткә карата аңлы, сакчыл мөнәсәбәт бер көндә генә булдырылмый, әлеге процесс кешенең бөтен гомере буе дәвам итә. Әмма шәхес буларак формалашуга нигез салыну елларында – сабый чагында бу аеруча көчле була.


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 1 гыйнварыннан,  “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” № 89-ФЗ Федераль закон нигезләмәләре буенча, табигатьтән файдаланучыларны кече, урта, зур эшкуарлык субъектларына бүлү юкка чыгарылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International