"Авыл яшьләренең Россия берлеге" россиякүләм яшьләр иҗтимагый оешмасы традиция буенча 2019 елда авыл территорияләрендәге яшьләр арасында иҗтимагый фикер лидерларын ачыклау буенча Россиякүләм конкурс үткәрә. Конкурс Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты ярдәмендә үткәрелә.
Конкурсның максаты – авыл территорияләрендә яшәүче яшь активистларның шәхси үсеше өчен шартлар тудыру.
Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, мәгариф, спорт, медицина, мәдәният, экология һәм авылда эшкуарлык өлкәсендә махсуслашкан яки үзенең һөнәри эшчәнлеген тормышка ашыручы Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.
Конкурста җиңүчеләр Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе В.И.Матвиенконың ел саен үткәрелә торган авылның соцаль өлкә хезмәтчәннәре белән очрашуында катнашачак.
Конкурсны оештыру комитетының элемтәләре: 8 (495) 608-61-03 Идолабаева Дарига
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте