ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2019 ел
чәршәмбе

Территорияне чүпләгән өчен 400 мең сумлык штраф. Татарстан Республикасы Югары суды “Строймастер компаниясе” ҖЧҖ дәгъвасын карап тикшерү нәтиҗәләре буенча әнә шундый карар чыгарган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында, декларацияләр тапшыру кампаниясе кысаларында, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе баш киңәшчесе Айрат Хәйруллин катнашында семинар үткәрелде.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре экологик мониторинг барышында табигатьне саклау законнарын бозу очрагына юлыккан. Баксаң, Чаллыда бер КамАЗ автомобиле карны вакытлыча өю урыны булып тормаган җир кишәрлегенә пычрак кар аударып калдырган икән. Рөхсәт ителмәгән урынга аударылган пычрак кар өеме гомуми мәйданының  1800 кв. м артыграк булуы исәпләп чыгарылган. Лаборатория белгечләре карның агулы матдәләр белән пычранганлыгын раслаган.

Әлмәт шәһәренең 2 нче мәктәбендә экологик агарту максатыннан экология дәресе үткәрелде. Табигатьне сөюче 28 бала интерактив рәвештә заманча технологияләр ярдәмендә калдыкларның төрләре һәм аларны утильләштерү ысуллары турында белүгә иреште. Дәрес экологияне саклау эшенә һәркайсыбызның ничегрәк өлеш кертә алуына бәйле киңәшләрне дә үз эченә алган иде. Хәтәр калдыкларны җыю өчен һәрбер районда диярлек контейнерлар булдырылган.


5
март, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 13-14 мартында Екатеринбургта Халыкара сәүдә үзәге мәйданчыгында “Төбәкләрнең сәнәгать экологиясе” IV Бөтенроссия конгрессы уздырыла.

Планетабызның язмышы безнең һәркайсыбызның экологик яктан ни дәрәҗәдә аңлы-белемле булуыбызга бәйле, дигән фикердә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре.

Сабый биләүсәдән бу дөньяны танып белә башлый.  Балага әйләнә-тирә мохитебезне өйрәтү белән бергә, аның, бәллүр савыт кебек, бик тиз “уалучан” булуын аңлату, табигатьне сакларга һәм якларга өйрәтү, нинди гамәлләребезнең  төзәтеп булмаслык зыян салуын аңлату кирәк.


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

Россия суы” III Бөтенроссия экологик квесты 2019 елның 30 июненә кадәр дәвам итә. Чара илебез уку йортларында суны сакчыл тоту һәм суның аянычлы эзен киметү технологияләрен тормышка ашыру өчен вузларның студентлар командаларын берләштерә, дип хәбәр ителә Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының рәсми сайтында.

Табигать һәрвакыт үзенең сафлыгы һәм күркәмлеге белән үзенә җәлеп итә, ә инде аның белән аралашу безне әйләнә-тирә мохиткә карата игътибарлырак булырга өйрәтә. Азнакай районында “Күгәрченнәр белән кызык һәм мавыктыргыч аралашу” проекты кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Азнакай интернат-мәктәбендә һәм шундый ук балалар өчен Актүбә интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә чираттагы дәрес үткәрелде. Әлеге проектның Президент грантлары фонды ярдәме белән тормышка ашырылып килүен искәртеп үтәргә кирәк.

4 112 проба алынган, 20 733 анализ үткәрелгән. Аппарат киңәшмәсе кысаларында Министрлыкның Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе башлыгы Хадичә Сафиуллина әйләнә-тирә мохит объектларыннан алынган пробаларны тикшерүләр турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International