Алабуга районында рөхсәт ителмәгән урында чүплек табылган

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Санитария-экология икеайлыгы кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Алабуга районы ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә җир законын бозу очрагын ачыклаган. Мәскәү-Уфа юлы янында 95 кв.м мәйданда пычрак полиэтилен кисәкләре рәвешендәге җитештерү һәм куллану калдыкларының аунап ятуы, шулай ук җирлек рельефына, чистартмыйча гына, ташландык суларны агызу факты билгеләнгән. Әлеге факт буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.1 статьясы (“Шәһәр төзелеше эшчәнлеген хәл иткәндә һәм предприятиеләрдән, корылмалардан һәм башка объектлардан файдаланганда экологик таләпләрне үтәмәү”) һәм 8.2 статьясы (“Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче матдәләр, башка хәтәр матдәләр белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) буенча административ эш кузгатылган. Хәзерге вакытта гаепле зат чүплекне бетерү белән мәшгуль.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International