ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Александр Шадриков рәислегендә фәнни-техник совет утырышы үткәрелде. Көн тәртибенә Казан шәһәрендә ләмле кырларны яңарту мәсьәләсе чыгарылды.

Әлмәт районы Колшәриф авылы янында нефть продуктларыннан мөлдерәп торган чокыр табылган. Пычранган участокка тикшерүне ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасы белгечләре белән берлектә үткәргән.

 Яшьләребез яңа планнарын тормышка ашыру өчен бик кулай чорга аяк басты. Аларның бер йодрыкка берләшү теләге экологик проектларның торган саен күбрәк пәйда булуында да чагылыш таба. Мондый проектлар ярдәмендә экологик яктан агарту максатына ирешү юлындагы эшчәнлекне бик уңышлы төстә гамәли эшчәнлек белән берлектә алып барырга була.

Казанның 146 нчы мәктәбе укучылары пластмассадан эшләнгән 175 килограмм капкачны эшкәртүгә тапшырды. Әлеге уку йортында 1 февральдән 25 февральгә кадәр үткәрелгән  “Игелеклелек капкачы” дигән табигатьне саклау акциясе табигатьне саклауга гына түгел, үсеш үзенчәлекләренә ия булучы балаларга ярдәм итүгә дә юнәлдерелгән ид. Чара “Беренче адым” хәйрия фонды белән берлектә оештырылды.

Җиребезнең язмышына карата балаларда кызыксыну тудыру. Азнакай шәһәренең “Гнездышко” балалар бакчасында әнә шундый максатны күздә тоткан экологик чара үткәрелде.


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

5841 м3 мәйданда гомумтаралган файдалы казылма чыгарылган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе инспекторлары Алабуга районында легаль булмаган карьерга юлыккан.

Түбән Кама предприятиесенең җитештерү базасы территориясендә һавага зарарлы матдәләр чыгаруга юл куела. Биредә яшәүче берәүдән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә әнә шундый хәбәр алынган. Экологлар, бу хәлгә ачыклык кертү максатыннан, шундук юлга кузгалган. Һавага чыгарыла торган пычрак матдәләр микъдары исәпләп чыгарылган.

Җирле халыкның уяулыгы белән Бөгелмә районы Восточный бистәсендә туфракка мазут агызу факты ачыкланган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре бөгелмәлеләрдән бу хакта хәбәр алуга, кичекмәстән шунда юл тоткан. Чыннан да, алар гомуми мәйданы  300 кв. м артып киткән ике чокырда мазут калдыкларына тап булган.

Мәктәптә үткәрелә торган сыйныфтан тыш экологик чара, һичшиксез, кызык булырга тиеш. Балалар лекцияләрне бигүк өнәмәгәнлектән, дәрескә җанлылык, төрлелек өстәрдәй башкачарак белем бирү формаларын эзләп табу кирәк.

Бөгелмә шәһәрендә мәктәп укучыларының “Ачыш” XXIV муниципаль фәнни-гамәли конференциясе булып узды. 6нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелүче чарага 5-11 сыйныфларда укучы 200дән артыграк бала җыелды. Алар 16 секциядә үзләренең тикшеренү нәтиҗәләре белән таныштырды, конференция кысаларында экология темасына 11 проект эше тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International