Бүген Түбән Новгородта “Бөек елгалар” 21нче Халыкара фәнни-сәнәгать форумы башланып китте. Күргәзмә-конгресс мәйданчыгына экология, энергетика иминлеге һәм гидрологик иминлек, экологик белем бирү өлкәсендәге экспертлар җыелды. Форумда Татарстан Республикасыннан ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнаша. Конгресс, “Түгәрәк өстәл”ләр, күргәзмәләрне үз эченә алган эшлекле программа 17 майга кадәр дәвам итә.
“Бөек елгалар тирәсендә урнашкан төбәкләрне тотрыклы үстерү” темасы 21нче форумның төп темасына әйләнәчәк. Экспертлар “Иделне савыктыру” өстенлекле федераль проектны тормышка ашыру буенча фикер алышачак. 15 майда РФ табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин “Россия суы” Бөтенроссия экологик акциясенә һәм “Чиста Идел” марафонына старт бирәчәк. Россиянең 20 төбәге яр буйларын чистартуда катнашачак. Марафон башланыр алдыннан Ульяновск, Волгоград, Ярославль өлкәләре һәм Татарстан Республикасы волонтерлары турыдан-туры элемтәгә чыгачак.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте