Казан инновацион университетының Түбән Камадагы көллияте студентлары “ЭКОяз-2019” кысаларында, ботак кискечләр, көрәк, себерке, тырмалар белән “коралланып”, территорияне җыештырдылар: сукмакларны чүп-чардан арындырдылар, ауган агачларны чүплеккә озаттылар. Берочтан яшелләндерү эшләрен дә башкардылар: агач-куаклар утырттылар, чәчәк клумбалары яңарттылар, яңаларын ясап куйдылар. Өмәдә, студентлар белән бергәләшеп, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Чараны оештыручыларның инандырып әйтүенчә, мондый өмәләрдә катнашу – яшьләргә хезмәт тәрбиясе бирүнең иң яхшы үрнәге ул. Кояшлы җылы көндә барысы да бик тә күтәренке кәеф белән эшләде. Мондый эшләр коллективны ныгытырга, берләштерергә һәм студентның гадәти тормыштагы холкын аңларга да ярдәм итә әле.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте