Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы бөтен Россия күләмендә Бөек Рус елгасы көнен бәйрәм итү алдыннан территорияләре аша кече елгалар агып торган муниципаль районнарда яр буйларын җыештыру буенча өмә үткәрү графигын булдырды.
Чарада 14 668 кеше катнашты. Алар арасыннан – районнар урманчылыклары, администрацияләр һәм медицина учреждениеләре хезмәткәрләре, укытучылар һәм укучылар. Шулай итеп, елгаларның яр буе территорияләре пластик һәм пыяла шешәләрдән, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, полиэтилен капчыклардан арындырылды. Барлыгы 798 куб.м күләмендә чүп-чар чыгарылды. Өмәдә катнашучылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар туып үскән ягыбызның табигате өчен горурлык һәм җаваплылык хисләре уята.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте