ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2019 ел
дүшәмбе

Буа шәһәренең “Ромашка” балалар бакчасына йөрүче нәниләр нинди экологик эшчәнлек алып бара? Биредә нинди чаралар үткәрелә, идеяләр кайдан табыла һәм нәтиҗәле экологик агарту – нәрсә ул?

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары рейд барышында Апас шәһәр тибындагы бистәсе территориясендә кайбер закон бозу очракларын ачыклаган.

Нурлат районының Единение авылында яшәүчеләр 2000 кв.м мәйданда көнкүреш калдыклары өемен ясап куйган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре рейд барышында әнә шуңа тап булган.

Ел башыннан бирле Республика экологик иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 4616 мөрәҗәгать кергән. Шуның күпчелеге – 2762се – “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша.


25
май, 2019 ел
шимбә

Дәртле музыка яңгырап торган бер мәлдә пирчәткәләр, чүп капчыклары, көрәк-тырмалар белән “коралланып”, старт сызыгына бастылар. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре “Татарстанның чиста урманнары” дигән табигатьне саклау акциясендә катнашты.


24
май, 2019 ел
җомга

Яраксызга чыккан 180 килограмм батарея өеме. Буа мәктәбе укучыларының республикада “Экояз 2019” республика акциясе кысаларында оештырылган икенчел чималны җыюга керткән өлеше әнә шундый. Химик ток чыганакларын утильләштерүгә алып китүне “Дюраселл Раша” ҖЧҖ компаниясе оештырган.

Республикабызда ЭКОяз азагына якынлашып килә. Шуңа да карамастан, Татарстанда яшәүчеләр өмәләр һәм табигатьне саклау буенча башка чараларда әле һаман бик актив төстә катнашып килә.

Алабуга шәһәре тирәсендә чүплек ясап куйганнар, шуннан начар ис тарала. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе террриториаль идарәсенә “Халык контроле” системасы аша әнә шундый хәбәр кергән. Экологлар бирегә килеп чыккач, чыннан да, закон бозу фактын раслаган.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәттә санитария-экология икеайлыгы кысаларында 32 кв.м мәйданда төзелеш калдыклары өеменә тап булган.

Дөньяны ничек күркәмрәк һәм чистаракка әйләндерергә? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре чүп һәм аны утильләштерү ысуллары турында экологик дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International