ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

“ЭКОдулкын” IV Яшьләр экологик оешмалары форумына яшьләр экологик берләшмәләренең һәм студентлар оешмаларының иң актив вәкилләре, экология мәсьәләләре өлкәсендә Татарстан Республикасы экспертлары җыелачак.

Бу шимбәдә Казанда “Татарстанның чиста урманнары” дигән республика табигатьне саклау акциясе үткәрелә. Аңа шулай ук ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре дә кушыла.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында үткәрелгән “Түгәрәк өстәл” утырышында су объектларын саклау һәм алардан нәтиҗәле файдалану проблемалары каралды. Фикер алышу Казанда узучы “Евразия күлләре: проблемалар һәм аларны хәл кылу юллары” дигән II Халыкара конференция кысаларында оештырылды.

Пневматик шиннар, көнкүрештән калган эре калдыклар, кара тимер ватыгы. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Менделеев районында тиешсез урынга чүп-чар өеме ясау фактына тап булган.


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгында Россия табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин рәислегендә киңәшмә булып узды. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, республикабызның табигатьне саклау министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

31 май көнне 18:30 сәгатьтә Кремль яр буенда экологик велоквест – шөәһәрнең сулыклары, күлләре һәм экологиясе турында ике сәгатьлек уен башланып китәчәк. Чара Халыкара сулыкларны чистарту көненә багышлап үткәрелә.

35 экологик берләшмә һәм 520 экоактивист. 2018-2019 елгы сезонда “Экоактивлар” проектына әнә шул санда ихтыяри кушылган. Проект, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, Чаллы шәһәре башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе ярдәмендә, шәһәрнең экологик оешмалары белән хезмәттәшлек нигезендә, “Чүп.Бүтән.Юк.Чаллы” экологик хәрәкәте башлангычы белән тормышка ашырыла.

IX Бөтенроссия педагогик идеяләр фестивален үткәрүгә республикабызның 216 мәгариф оешмасы кушылган. “Экомәктәп/Яшел флаг” Халыкара программасы кысаларында оештырылган чара 21– 27 май көннәрендә уздырыла.


21
май, 2019 ел
сишәмбе

Бүген ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы  Фаяз Шакиров республика территориясе чисталыгын вертолетка утырып күзәтеп йөрде. Казан, Мамадыш, Алабуга, Менделеев, Тукай, Сарман, Зәй, Түбән Кама һәм Чистай районнары өстеннән очканда табигатьне саклау законын бозуның 70тән артыграк очрагы билгеләнгән. Ачыкланган шундый фактлар арасыннан – калдыкларны рөхсәтсез урыннарга урнаштыру, ташландык суларны чистартмыйча гына елга-күлләргә агызу.

Татарстан активистлары “Чиста уеннар” федераль проекты кысаларында 6 тонна чамасы чүп җыйган. Узган ял көннәрендә республикабызның 4 мәйданчыгында уздырылган команда ярышлары нәтиҗәләре буенча Автомобиль төзүчеләр шәһәрендә яшәүчеләр абсолют рекордчыларга әйләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International