Татарстан Республикасы Тукай районының Шилнәбаш авыл җирлеге территориясендә төбәк дәүләт экологик күзәтчелеген үткәрү барышында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә табигатьне саклау законнарын бозу ачыкланды.
Азнакай шәһәр суды Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Азнакай шәһәре территориясендәге өч рөхсәтсез чүплекне бетерү турындагы дәгъва таләпләрен хуплады.
1 гыйнвардан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 3474 мөрәҗәгать кергән. Шуларның 3087се (88,8%) хәл ителгән.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына «Халык контроле» система аша Яңа Чишмә районының Екатерина Бистәсе территориясендә чүплек табылу факты буенча мөрәҗәгать килде.
Үсеп килүче буынның экологик культурасын арттыру кысаларында, Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Тәтеш шәһәренең «Колосок» балалар бакчасында булдылар.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Казанның Вахитов районы, Подлужная урамындагы санкцияләнмәгән чүплек турында берничә мәртәбә мөрәҗәгатьләр килде. Министрлыкның дәүләт инспекторлары оператив рәвештә урынга барып, анда җитештерү һәм куллану калдыкларын законсыз туплау фактын расладылар.
Татарстан Республикасының Биектау районында журналистлар өчен «Ирекле агым» экологик проектының өченче этабына багышланган матбугат туры узды. Матбугат вәкилләренә белгечләрнең Казансу елгасы өемнәрен ничек чистартуларын күрсәттеләр һәм үзәнне чистарту вакытында килеп туган кыенлыклар турында сөйләделәр.
Күзәтчелек эшчәнлеге кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе идарәсе белгечләре Чаллы шәһәрен тикшерделәр.
Алексеевск районында авиаочыш кысаларында Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә табигатьне саклау законнарын бозу очракларын ачыкладылар. Төзелеш һәм ремонт эшләреннән калган чүп-чар 500 кв.м мәйданны чүпләп бетергән, чүплекнең күләме 100 куб.м тәшкил итә.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары 3 нче «Әллүки» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен гадәти булмаган «Су - ул тормыш» темасына танып белү-күңел ачу дәресен үткәрделәр.