Чистай һәм Алабуга яшь экологларның «Чиста мирас» олимпиадасына һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Игелекле эшләр эзләре буенча» марафонына кушылды.
Чистайда «Камалия» ял итү-үстерү үзәгендә мәктәп укучылары арасында экологик квест узды.
Катнашучылар биш станция үттеләр: хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныштылар, калдыкларны сортларга һәм икенчел чималдан эшләнмәләр ясарга, кыргый җәнлек эзләрен ачыкларга өйрәнделәр һәм эбру (суда рәсем ясауның махсус техникасы) методы белән үз картиналарын булдырдылар.
«Экоквест табигать турында кайгыртуның никадәр мөһим булуын күрсәтте. Марафон киләсе елда узар һәм катнашучыларны планетабызны сакларга рухландырыр дип өметләнәбез», - дип сөйләде мәктәп укучылары.
Татарстанда «Игелекле эшләр эзләре буенча» марафонының соңгы этабын Алабуга кабул итте. Биредә Экология-биология үзәге хезмәткәрләре, белем бирү учреждениеләре белән берлектә, йортсыз хайваннар приюты өчен азык һәм медикаментлар җыюны оештырганнар. Дүрт аяклы дусларга уртак көч белән 100 килограммнан артык азык тапшыруга ирешелгән.
«Игелекле эшләр эзләре буенча» марафоны Татарстанның 12 шәһәрен колачлап, зур юл үтте. Ул әйләнә-тирә дөнья турында кайгыртуның һәм үсеп килүче буында экокультура формалаштыруның никадәр мөһим булуын күрсәтте. Марафон эстафетаны Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Всеволожскида, шулай ук Үзбәкстан һәм Казахстан шәһәрләрендә дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, бүген «Чиста мирас» яшь экологлар олимпиадасының читтән торып үткәрелгән этабы тәмамлана, аны ТР Экология министрлыгы һәм «Татнефть» ГАҖ компаниясе үткәрә. Олимпиаданың икенче этабы 27 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Әлмәттә узачак. Төп бурычлары – гомуми белем бирү оешмаларында укучыларның табигый белемнәргә кызыксынуын арттыру һәм мәктәп укучыларында экологик белемнәрне популярлаштыру.