Чаллыда экологлар 400 кв. м мәйданлы чүплек таптылар

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

Министрлыкка чаллылылардан «Халык контроле» системасы аша көнкүреш һәм төзелеш калдыкларын рөхсәтсез чүпләү турында мөрәҗәгать килде. Гариза Экология министрлыгының Кама буе идарәсенә тапшырылды.

Инспекторлар оператив рәвештә шәһәрнең Автозавод районына бардылар. Территорияне тикшерү барышында хокук бозу расланды. 

Чүплекнең гомуми мәйданы – 443 кв.м, күләме – 177 куб.м.

Чаллы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау турында кисәтү бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International