Игелек һәм хөрмәт декадасы кысаларында Министрлыкта өлкән буын вәкилләрен хөрмәтләүне дәвам итәләр. Бу юлы ветераннарны Көньяк-Көнчыгыш идарәсендә котладылар.
Инспекторлар бәйрәм өстәле әзерләделәр һәм үз гомерләренең күп елларын табигатьне саклау эшенә багышлаган экологларны чакырдылар. Очрашуга 6 ветеран килде һәм Идарә хезмәткәрләре белән бергә аларның хезмәт юлларының ничек башлануы турында искә төшерделәр. Аларның күбесе үз хезмәт стажын әле 1991 елда, экологик милиция булганда ук башлаган. 11 елдан соң Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе булдырыла, анда ветераннар табигатьне саклау эшенә хезмәт итүләрен дәвам итәләр.
Инспекторлар Экология министрлыгы профсоюзыннан бүләкләр тапшырдылар һәм остазларга җылы очрашулары, ярдәмнәре һәм белемнәре өчен рәхмәт белдерделәр.