Казан шәһәре Идел буе районында ике чүплек бетерелде

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

«Халык контроле» системасы аша килгән белдерүләрне карау кысаларында Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары Идел буе районы территориясен тикшерделәр. Мониторинг барышында Мирный бистәсендә һәм Салмачы торак массивында санкцияләнмәгән чүплекләрне урнаштыру фактлары расланды.

Беренче хокук бозуны Мирный бистәсендә теркәделәр.  Урман зонасында коммуналь калдыклар чүплеге табылды.  Икенче тәртип бозу очрагы Салмачының Овражная урамындагы 110 нчы йорт янында ачыкланды.  Чүплекнең мәйданы – 12 кв.м.

Бүгенге көндә ике чүплек тә юкка чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International