Татарстан Экология министрлыгы СИБУР компаниясе ярдәмендә һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә Казансу елгасы буендагы урман утыртмаларын реконструкцияләү буенча сынау проектын гамәлгә ашыра башлый. Бу проект 2022 елдан алып барыла торган су объектларын экотернәкләндерү буенча комплекслы фәнни-тикшеренү эшенең яңа этабы булып тора.
Проект «Экология» Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты (Мәскәү шәһәре), Рус география җәмгыяте, Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты һәм Россия Фәннәр Академиясенең Су проблемалары институты (Мәскәү шәһәре) үткәргән масштаблы тикшеренүләр нәтиҗәләре нигезендә тәкъдим ителде. Фәнни эшләр шуны раслады: саклагыч су саклау урман полосаларын булдыру — авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать җирләреннән агып чыккан сулар аркасында килеп чыга торган сулыкларның диффуз пычрануына каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы.
Эшләрнең беренче этабы барышында Арча муниципаль районының Үрнәк авыл җирлегендә 4,18 га мәйданда имән һәм гади чыршы үсентеләрен кулланып, урман торгызу эшләре башкарылачак. Чара 2025 елның 10 октябренә 12:00 сәгатькә планлаштырылган. Агач утыртуда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, «Казаноргсинтез» ГАҖ, А.И.Щеповских исемендәге төбәк иҗтимагый фонды һәм «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ вәкилләре катнашачак.
Исегезгә төшерәбез, сынау проекты федераль әһәмияткә ия, чөнки аның нәтиҗәләре «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында бөтен Россия буенча елгаларның торышын яхшырту чаралары планы нигезенә салыначак. Эшләп чыгарылган чаралар комплексы илнең башка су объектларына да таратылыр дип көтелә.