2 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр онлайн һәм офлайн форматта алтынчы «ЭкоТолк» халыкара экологик диктанты уза. Анда дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан катнашырга мөмкин — махсус мәйданчыкларда да, дистанцион рәвештә дә. Диктантны узып, сез үзегезнең экологик белем дәрәҗәсен тикшереп кенә калмыйча, нәтиҗәләрне дусларыгыз, туганнарыгыз һәм хәтта танылган кешеләр белән дә чагыштыра аласыз.
Быел диктант #ПланетаНашОбщийДом девизы белән уза һәм җир экологиясен саклауга һәм космик киңлекләрне үзләштерүгә багышлана. Диктантта Россия һәм чит илләрнең рус, инглиз, кытай яки гарәп телләрен белгән кешеләр, яшенә һәм белеменә бәйсез рәвештә катнаша ала.
«ЭкоТолк»та катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә мөмкин.
Тулырак – Диктант турында нигезләмәдә һәм проект сайтында.
«ЭкоТолк» — ел саен үткәрелә торган халыкара акция, аның кысаларында экология буенча белемнәреңне тикшерергә мөмкин. Беренче тапкыр диктант 2020 елда узды һәм аның төп мәйданчыгы МДУның ботаника бакчасы булды. 2021 елда ук акция халыкара дәрәҗәгә чыкты: Россиядән катнашучыларга 120 дәүләт вәкиле кушылды.