Элегрәк Министрлыкка халыкның «Халык контроле» системасы аша Чаллыдагы чүплек турында мөрәҗәгате кергән иде.
Кама буе идарәсе инспекторлары оператив рәвештә Сибгатуллин урамына чыктылар. Территорияне тикшергәндә табигатьне саклау кагыйдәләрен бозу расланды.
Чүплекнең гомуми мәйданы 45 кв.м, күләме – 41 куб.м.
Шәһәр башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү бирелде.
Бүгенге көндә чүплек урыны тәртипкә китерелгән.