Экологлар кисәткәннән соң, Чистай районы башкарма комитеты Түбән Кондрата авыл җирлеге территориясендәге чүплекне бетергән.
Тукай районын күчмә тикшерү кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу очракларын ачыкладылар.
Буа шәһәренең «Теремок» балалар бакчасында әйләнә-тирә дөньяның иң яхшы яшь белгечләрен билгеләделәр. Биредә шәһәрнең 11 балалар бакчасы арасында «Экологик әлифба» олимпиадасының финал этабы узды. Балаларның әзерлеген Идел аръягы идарәсе инспекторлары бәяләде.
Түбән Камада нефтьнең авария хәлендәге түгелүе вакытында гамәлләрне эшкәртүгә юнәлдерелгән комплекслы өйрәнүләр узды. Комиссия составына ТР Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары керде.
Татарстан Республикасы Экология министрлыгына «Халык контроле» системасы аша Чистай районының Чистай Выселкасы авылында чүп-чар туплау турында татарстанлылардан мөрәҗәгать килде.
23-25 ноябрь көннәрендә «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Казанда «Чиста булачак» яшьләр экология хәрәкәтендә катнашучыларның республика слеты узды.
Хәзер MAX кушымтасында яңа файдалы кораллар бар. Мәсәлән, Алисә нейрочелтәре теләсә нинди мәсьәләдә ярдәм итәр: катлаулы документларны аңлар, файдалы идеяләр уйлап табар һәм теләсә нинди сорауга җавап бирер.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасының рөхсәтсез чүплек турындагы соравы буенча Үзәк идарә инспекторлары Казанның Идел буе районына бардылар. Территорияне тикшергәндә экологлар 1 нче Трактор урамында көнкүреш калдыклары чүплеген теркәделәр.
ТР Экология министрлыгының Ык буе идарәсенә халыктан мөрәҗәгать килде. Татарстанлылар Ютазы авылыннан ерак түгел туфракның уңдырышлы катламын күчерү буенча законсыз эшләр алып баруына зарланды.
1 гыйнвардан экологлар республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә кергән 5575 мөрәҗәгатьнең 5195ен хәл иткәннәр.