«Чиста булачак» республика яшьләр хәрәкәте командасы «Яшьлек» премиясенә тәкъдим ителде. Премия яраткан эшендә эз калдырган һәркемгә багышлана.
«Чиста булачак» командасына һәркем ярдәм итә ала. Моның өчен рәсми сайтка күчәргә: https://yashlk-awards.ru/, «Кешеләр» өлешен сайларга, «Ялның яшьләр берләшмәсе» номинациясенә кадәр карап чыгарга һәм «Чиста булачак» хәрәкәте өчен тавыш бирергә кирәк.
Халык тавыш бирүе 6 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, ә 9 декабрьдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Исегезгә төшерәбез, «Чиста булачак» яшьләр экология хәрәкәте Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә булдырылды һәм үсә. Быел гына да активистлар 1 488 экологик вакыйга уздырган, аларда 24 меңнән артык татарстанлы катнашкан. Ун ел эчендә хәрәкәткә 10 806 кеше кергән.