ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

 ТР Экология министрлыгының Ык буе идарәсе белгечләре Азнакай районының Тымытык авылындагы «Аккош» балалар бакчасы балалары өчен экодәрес үткәрделәр.

1 гыйнвардан атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотуның 17 автоматик станциясе (АСКЗА) тарафыннан 3,088 млн. үлчәү башкарылган. Шуларның 996 меңе Казанда урнашкан биш станция тарафыннан үткәрелгән.

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында нефтьнең авария хәлендәге түгелүе вакытында гамәлләрне эшкәртүгә юнәлдерелгән комплекслы өйрәнүләр узды. Комиссия составына ТР Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары керде.

11 ай эчендә Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 5691 хәбәр килгән. Шулардан 5315 мөрәҗәгать – барлык мөрәҗәгатьләрнең 93,3% хәл ителгән инде.

Казанның Идел буе районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу очракларын теркәделәр. 


28
ноябрь, 2025 ел
җомга

Азнакай шәһәренең 5нче мәктәбендә Ык буе идарәсе инспекторлары тарафыннан 1нче сыйныф укучылары өчен «Җир — безнең йорт» дигән экология дәресе үткәрелде.  

Кыш көне Тәтеш районын мониторинглау кысаларында Идел аръягы идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар.

Чаллы шәһәренең «Орион» яшьләр үзәгендә «Экоактивлар» экологик агарту проектында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Ул үсеп килүче буында экологик культура формалаштыруга юнәлдерелгән, бу исә «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.

Шулай итеп, Түбән Кама районының Красный Ключ бистәсендә фототозак ярдәмендә чүп-чар ташлауның ике очрагы теркәлде, шул исәптән IV куркыныч класска караган автомобиль покрышкалары.


27
ноябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Чиста булачак» республика яшьләр хәрәкәте командасы «Яшьлек» премиясенә тәкъдим ителде. Премия яраткан эшендә эз калдырган һәркемгә багышлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International