Чаллы шәһәренең «Орион» яшьләр үзәгендә «Экоактивлар» экологик агарту проектында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Ул үсеп килүче буында экологик культура формалаштыруга юнәлдерелгән, бу исә «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.
Ел дәвамында катнашучылар макулатура, пластик капкачлар җыйдылар, өмәләргә һәм шәһәрнең башка экологик акцияләренә чыктылар. Кама буе идарәсе инспекторлары иң актив балаларны бүләкләде һәм котлады.
«Энергиягез һәм дөньяны яхшырак итү теләгегез өчен рәхмәт сезгә. Сез чын геройлар һәм яшьтәшләрегез өчен үрнәк. Туктамагыз, шул ук рухта дәвам итегез!» - дип билгеләде экологлар.
Проект йомгаклары буенча «Иң яхшы «Экоактив-2025» номинациясендә шәһәрнең иң актив уку йортлары:
1 урын – 35 нче мәктәп;
2 урын – 41 нче мәктәп;
3 урын – 27 нче мәктәп.
Проект кысаларында шулай ук «Доброкрышечки» акциясендә җиңүчеләрне дә бүләкләделәр:
1 урынны 78 нче Пушкин пролицее алды;
2 урын – 26 нчы гимназия;
3 урын – 77 нче гимназия.
Җыелган капкачлар саны буенча рекорд 41 нче мәктәп укучылары Милана Мәһдиевада (12015 данә) һәм Әминә Рамазановада (11576 данә) булды.
Исегезгә төшерәбез, «Экоактивлар» проекты Чаллыда 2016 елдан башлап «Орион» яшьләр үзәгенең «Экоактивлар» экологик берләшмәләре үзәге инициативасы белән һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Чаллы шәһәренең Яшьләр эшләре идарәсе һәм «ЭкоЛаб» калдыкларны сортларга аера торган компания ярдәмендә гамәлгә ашырыла.