Шулай итеп, Түбән Кама районының Красный Ключ бистәсендә фототозак ярдәмендә чүп-чар ташлауның ике очрагы теркәлде, шул исәптән IV куркыныч класска караган автомобиль покрышкалары.
Гаеплеләрне ачыклау өчен Кама аръягы идарәсе инспекторлары РФ Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенә мөрәҗәгать юлладылар.
Калдыклар белән эш иткәндә экологик таләпләрне үтәмәгән өчен бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак. Гаеплеләргә 10 мең сум күләмендә штраф яный.