Экологлар кисәткәннән соң, Чистай районы башкарма комитеты Түбән Кондрата авыл җирлеге территориясендәге чүплекне бетергән.
Элегрәк Экология министрлыгына Түбән Кондрата авылы янында калдыкларны рөхсәтсез җыю турында халыктан мөрәҗәгать килгән иде. Идел-Кама идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар. Территорияне тикшергәндә хокук бозу расланды.
Чүплекнең гомуми мәйданы – 450 кв.м, күләме – 180 куб.м.
Түбән Кондрата авыл җирлеге башкарма комитетына карата кисәтү ясалды.
Бүгенге көндә чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.