11 ай эчендә Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 5691 хәбәр килгән. Шулардан 5315 мөрәҗәгать – барлык мөрәҗәгатьләрнең 93,3% хәл ителгән инде.
Иң күп сораулар Министрлыкның интернет кабул итү бүлмәсендә теркәлгән – 2580. «Мәктәп экопатруле» кушымтасына 1758 хәбәр кабул ителгән. 1182 мөрәҗәгать «Халык контроле» системасында һәм 171 мөрәҗәгать «ПОС» кире элемтә платформасында кергән.
Татарстанлылар еш кына калдыкларны рөхсәтсез ташлауга зарлана – бу 2917 хәбәр (шуларның 1758е «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша кергән). Халык атмосфера һавасының сыйфатына 895 тапкыр, суның сыйфатына 571 тапкыр һәм башка мәсьәләләр буенча 1265 тапкыр шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Шулай ук гомумтаралган файдалы казылмалар буенча 43 мөрәҗәгать булган.
Исегезгә төшерик, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:
- «ПОС» кире элемтә платформасында;
- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;
- «Мин-мәктәп укучысы» кушымтасында («Мәктәп экопатруле» категориясе).