Кыш көне Тәтеш районын мониторинглау кысаларында Идел аръягы идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар.
Вожжи авылы читендә экологлар рөхсәтсез калдыклар җыюны теркәделәр. Хокук бозуның гомуми мәйданы – 3200 кв.м, күләме – 900 куб.м.
Чүплекне бетерү район бюджетына кергән экологик түләүләр хисабына гамәлгә ашырыла торган табигатьне саклау чаралары исемлегенә кертелде. Бүгенгә хокук бозуларны бетерү эшләре төгәлләнгән.
Исегезгә төшерәбез, район бюджетына экологик түләүләр керү табигать территорияләрен торгызырга һәм сакларга мөмкинлек бирә. Бу акчалар ярдәмендә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне арттыру буенча проектларны гамәлгә ашырырга мөмкин.