Казанның Идел буе районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу очракларын теркәделәр.
Крутовская урамында белгечләр төзелеш һәм ремонт эшләре калдыкларының рөхсәтсез чүплеген ачыкладылар. Хокук бозу мәйданы 735 кв.м тәшкил итә иде.
Молодецкая урамында Экология министрлыгы инспекторлары чокырны төзелеш һәм ремонт эшләре калдыклары белән күмү фактын ачыкладылар. Законсыз чүплекнең мәйданы 162 кв.м тәшкил итә.
Казан шәһәре БКМБ Вахитов һәм Идел буе районнары администрацияләренә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләренә юл куелмау һәм хокук бозуларны бетерү турында кисәтү белдерелде.