Министрлык эшчәнлеге һәм экологик агарту чаралары турында министр урынбасары Илнур Насретдинов һәм мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин сөйләде. Очрашу КДАУ икътисад институтының дәүләт һәм муниципаль хезмәт юнәлешендәге 2 курс студентлары өчен үткәрелде.
Очрашу барышында балалар Министрлыкның атмосфера һавасын, су объектларын, җир ресурсларын саклау өлкәсендәге эше, шулай ук экологик күзәтчелек һәм табигатьне саклау законнарын бозуларга каршы көрәшү ысуллары турында белделәр. Икенче курс студентларын «Экологик иминлек» илкүләм проекты һәм «яшел» акчалар хисабына башкарыла торган табигатьне саклау чаралары белән таныштырдылар.
Илнур Насретдинов билгеләп үткәнчә: «Һәр кеше, телиме-теләмиме, әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясый. Шуны аңлау мөһим, без үз гадәтләребез белән, мәсәлән, чүп-чарны аерым җыеп, аны саклауга өлеш кертә алабыз. Безнең актив ярдәмчеләребез дә бар: юннатлар, «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте һәм Рус география җәмгыяте (РГҖ), алар өмәләр оештыралар. Әгәр дә безнең һәрберебез анда катнашса, табигатьне саклауга керткән уртак өлеше ифрат зур булачак».
Очрашу диалог форматында узды һәм студентлар дәүләт хезмәтендә эшләү, экологик мониторинг һәм цифрлаштыру үзенчәлекләре кебек үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.