Элегрәк санитар-экологик икеайлык кысаларында Ык буе идарәсе инспекторлары Баулы шәһәрендә санкцияләнмәгән чүплек тапкан иде. Хокук бозуның гомуми мәйданы 472 кв. м тәшкил итә. Экологлар туфракка китерелгән зыян суммасын исәпләп чыгардылар. Ул 395 816 сум тәшкил итте.
Хокук бозучыга, ә ул физик зат булып чыкты, хокук бозуны бетерү турында дәгъва һәм зыян суммасын каплау таләбе җибәрелде. Әмма, чүплекне ирекле рәвештә бетерүдән һәм зыянны каплаудан баш тарту сәбәпле, ТР Экология министрлыгының Ык буе идарәсе Баулы шәһәр судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иттеләр. Суд экологларның таләпләрен хуплады һәм участок милекчесен зыян суммасын түләргә мәҗбүр итте.