ТР Экология министрлыгына «Халык контроле» системасы аша Чаллы халкының Виктор Поляков урамындагы законсыз чүплек турында мөрәҗәгате керде.
Кама буе идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга чыктылар. Тикшерү барышында җитештерү һәм куллану калдыкларын асфальт өслекләр һәм бетон әйберләр ватыклары рәвешендә рөхсәтсез урнаштыру факты расланды.
Бозу мәйданы 376 кв.м, ә күләме 620 куб.м тәшкил итә иде.
Чаллы шәһәре башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү һәм хокук бозуны бетерү турында таләп белдерелде.