Экология министрлыгы үз командасына белгечләр эзли

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

Республиканың Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында мәгълүмат системалары һәм мәгълүмати-техник тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече вакансиясе ачылды.

Кандидатның югары һөнәри белеме бакалавриат дәрәҗәсеннән түбән булмавы мәҗбүри.

Төп бурычлар:
- Министрлыкның локаль исәпләү челтәренең, Интернет челтәренә чыгып, өзлексез эшләвен тәэмин итәргә;
- Министрлык хезмәткәрләренең АРМ программа һәм аппарат системаларын урнаштыруны, көйләүне һәм алар белән идарә итүне тәэмин итәргә;
 - аппарат һәм программа чараларын урнаштыруны, модернизацияләүне һәм профилактикалауны тәэмин итү;
- Министрлыкта мәгълүматны техник яклау эшләрен башкаруда катнашырга;
- мәгълүматны яклау чараларына ихтыяҗны билгеләүдә катнашырга, алардан файдалануны тикшереп торырга; 
- Министрлыкта федераль һәм региональ мәгълүмат системалары эшен тәэмин итүдә, шул исәптән электрон имзалар кулланып, катнашырга.

Элемтә өчен мәгълүмат: мәгълүмат системалары һәм мәгълүмати-техник тәэмин итү бүлеге – 267-68-53, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге – 267-68-03.

Резюмены e-mail: Landysh.Sagdeeva@tatar.ru җибәрергә.
Вакансия турында тулырак мәгълүмат рәсми сайтта урнаштырылган: https://eco.tatarstan.ru/vakansii-6376589.htm 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International