Кама аръягы идарәсе инспекторлары Түбән Кама эшкуарлары өчен профвизит үткәрде

2025 елның 3 декабре, чәршәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары видеоконференцэлемтә форматында профилактик визит үткәрде. Конференция «МП Инспектор» мобиль кушымтасында узды.

Визит барышында алар объектларның хәвеф-хәтәр категориясен билгеләү өчен мәгълүматлар җыйдылар, табигатьне саклау законнарын үтәү буенча кирәкле чаралар турында мәгълүмат бирделәр һәм аны бозган өчен җаваплылыкны аңлаттылар. 

Шулай ук Экология министрлыгы белгечләре куркыныч калдыклар паспортын рәсмиләштерү, аларны исәпкә алу һәм 2-ТП формасы буенча хисап бирү тәртибе турында да сөйләделәр, экологик декларация бирү, тискәре йогынты өчен түләү кертү, ташландык чыганакларын инвентаризацияләү һәм объектны дәүләт исәбенә кую тәртибе белән таныштырдылар.

Профилактик визитлар оешмаларга ярдәм итү өчен үткәрелә. Аларның максаты – законны ничек дөрес үтәргә икәнен аңлату, мөмкин булган хокук бозуларның сәбәпләрен алдан табу һәм бетерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International