Халык мөрәҗәгате буенча ТР Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары Түбән Кама районының Шәңгәлче авылына юл тотты. Территорияне тикшерү барышында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә эшләр башкару факты расланды, атап әйткәндә, туфракның уңдырышлы катламын алу һәм күчерү.
ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясенең 8 нче сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш визиты үткәрделәр. Белгечләр балаларны эколог һөнәре һәм әйләнә-тирә мохитне саклауның заманча ысуллары белән таныштырдылар.
ТР Экология министрлыгына «Халык контроле» системасы аша Чаллы халкының Виктор Поляков урамындагы законсыз чүплек турында мөрәҗәгате керде.
Республиканың Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында мәгълүмат системалары һәм мәгълүмати-техник тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече вакансиясе ачылды.
ТР Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары видеоконференцэлемтә форматында профилактик визит үткәрде. Конференция «МП Инспектор» мобиль кушымтасында узды.
Элегрәк ТР Экология министрлыгына «Халык контроле» мәгълүмат системасы аша Яңа Чишмә районында яшәүчеләрдән мөрәҗәгать килгән иде. Алар Екатерина Бистәсе авылындагы рөхсәтсез чүплеккә зарланганнар.
Министрлык эшчәнлеге һәм экологик агарту чаралары турында министр урынбасары Илнур Насретдинов һәм мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин сөйләде. Очрашу КДАУ икътисад институтының дәүләт һәм муниципаль хезмәт юнәлешендәге 2 курс студентлары өчен үткәрелде.
Элегрәк санитар-экологик икеайлык кысаларында Ык буе идарәсе инспекторлары Баулы шәһәрендә санкцияләнмәгән чүплек тапкан иде. Хокук бозуның гомуми мәйданы 472 кв. м тәшкил итә. Экологлар туфракка китерелгән зыян суммасын исәпләп чыгардылар. Ул 395 816 сум тәшкил итте.
«Мәктәп экопатруле» республика конкурсында һәм батарея җыю конкурсында җиңүчеләр чыгарылыш геройлары булачак.
ТР Экология министрлыгына «Халык контроле» системасы аша Чаллы шәһәрендә «Заря-4» коммерцияле булмаган бакчачылык җәмгыятендә санкцияләнмәгән чүплекләр турында мөрәҗәгать килде.