Элегрәк ТР Экология министрлыгына «Халык контроле» мәгълүмат системасы аша Яңа Чишмә районында яшәүчеләрдән мөрәҗәгать килгән иде. Алар Екатерина Бистәсе авылындагы рөхсәтсез чүплеккә зарланганнар.
Территорияне тикшерү барышында Идел-Кама идарәсе инспекторлары хокук бозу фактын расладылар. Чүплекнең мәйданы 40 кв.метр тәшкил итә.
Яңа Чишмә районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау турында кисәтү һәм бозуны бетерү таләбе бирелде. Бүгенгә законсыз чүплек бетерелгән.