Халык мөрәҗәгате буенча ТР Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары Түбән Кама районының Шәңгәлче авылына юл тотты. Территорияне тикшерү барышында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә эшләр башкару факты расланды, атап әйткәндә, туфракның уңдырышлы катламын алу һәм күчерү.
Уңдырышлы катлам алынган участокның гомуми мәйданы 5578 кв.м тәшкил иткән. Шулай ук җир кишәрлегенең физик зат милкендә булуы да ачыкланды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Федераль дәүләт җир контроле (күзәтчелеге) турында» карарының 7,8 пунктлары нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр өстеннән күзәтчелекне Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт гамәлгә ашыра. Эш буенча барлык материаллар Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә җибәрелде.