Бүген Нурлат шәһәрендә М.Е. Сергеев исемендәге гимназиядә «Киләчәк шәһәре: квант технологияләре тормышыбызны ничек үзгәртә» темасына «Цифра дәресе» узды. Дәресне ТР Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский үткәрде.
Дәрес барышында ул квант технологияләренең фәндә яңа юнәлеш булуын әйтте. Мондый технологияләр медицина, транспорт, энергетика, финанс һәм башка күп өлкәләрдә кулланыла ала.
«Яңа технологияләр ярдәмендә квант күренешләре нигезендә эшләүче җайланмалар барлыкка килә. Бу күренешләр җайланмаларга традицион компьютерларга караганда тизрәк эшләргә һәм мәгълүмат тапшыру куркынычсызлыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», - дип аңлатты министр урынбасары Егор Тарнавский.
Бу дәреснең төп максаты яшьләрнең игътибарын квант физикасы һәм технологияләрен өйрәнүгә җәлеп итү, киләчәктә алар бу өлкәдә белгечләр була һәм фәнне үстерүне дәвам итә ала.
Белешмә: квант технологиясе- бүленми торган кисәкчек, атом яки фотон нигезендә инновацияләр эшләү белән шөгыльләнүче физиканың перспектив өлкәсе. Квант күренешләренә нурланыш процесслары, атом һәм атом физикасы күренешләре, конденсацияләнгән мохит физикасы, химик элемтә һ. б. керә.