Татарстанда санитар икеайлык кысаларында өмәләр дәвам итә

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Алексеевск һәм Чистай районнарында яшәүчеләр министрлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе экологлары белән бергә өмәләр үткәрделәр. Һәр районда уртак тырышлык белән 30 куб.м. чүп җыярга мөмкин булды.

Әгерҗе районының Иске Чекалда авылы халкы да шул ук күләмдә чүп-чар җыйган. Авыл халкы чүп-чарны җыештыруда һәм территорияне көнкүреш калдыкларыннан чистартуда катнашты.  «Бу гражданнарның аңлы булуының һәм әйләнә - тирә мохит турында кайгыртуның  яхшы мисалы», - ди Министрлык инспекторлары.

Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре үз өмәләрен оештырдылар. Табигатьне саклау акциясенә Девәтернә һәм Нарат авыллары халкы да кушылды. Үзләренең торак пунктларында алар җимерекләрне җыештыралар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары янындагы территорияләрне, шулай ук фельдшер-акушерлык пункты янындагы территорияләрне чистарталар.

Акцияләрдә өлкәннәр генә түгел, балалар да катнаша. Мәсәлән, Питрәчнең 2 нче мәктәбе укучылары әти-әниләре белән бергә мәктәп территориясендә чүп-чар җыештырганнар.

Өмәләр шулай ук су объектларында да үткәрелгән. Төньяк территориаль идарә  белгечләре Арча районындагы «Шакир» чишмәсе янындагы территорияне чистарттылар. Аларга Буаның «Теремкәй» балалар бакчасы балалары да кушылды  һәм педагоглар белән бергә Карлы елгасы ярыннан 1,5 километрдан артык юлны җыеп алдылар.

Санитар икеайлык дәвам итә, безнең акцияләргә һәм шимбә  өмәләренә кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International