25 декабрьдә 14:00 сәгатьтә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында 2004 елдан бирле ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган «ЭКОлидер» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Төньяк идарәсе белгечләре Арча районының Яңа Кенәр балалар бакчасында булдылар. Инспекторлар экодәрес үткәреп, анда балаларга туган як табигате һәм аңа сак карауның мөһимлеге турында сөйләделәр. Балалар әйләнә-тирә дөньяда барысы да үзара бәйле икәнен белделәр.
Татарстанның күпфункцияле үзәге МАХ мессенджерында клиент чат-ботын эшләтеп җибәрде. Хәзер клиент сервисы ярдәмендә КФҮ бүлегенә кабул итүгә онлайн язылырга, язылуны гамәлдән чыгарырга, мөрәҗәгать статусын, филиалларның эш графигын һәм аларның адресларын белергә мөмкин.
ТР Экология министрлыгына «Халык контроле» системасы аша калдыкларны рөхсәтсез җыю турында мөрәҗәгатьләр килде. Кама буе идарәсе инспекторлары татарстанлыларның шикаятьләре буенча оператив рәвештә урынга чыктылар. Тукай районы территориясен тикшерү барышында хокук бозулар расланды.
ТР Экология министрлыгына Чистай районында яшәүчеләрдән мөрәҗәгать килде. Татарстанлылар Чистай Выселкасы авылында санкцияләнмәгән чүплекләргә зарланды.
ТР Экология министрлыгы 22 декабрьдә 14:00 сәгатьтә планлаштырылган Татарстан Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар советы очрашуына чакыра. Анда ТР Экология министрлыгы, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм «Биржа ЦТС» акционерлык җәмгыяте вәкилләре катнашачак.
Утырыш ирешелгән нәтиҗәләр турында фикер алышу һәм төбәкнең климат сәясәтенең киләчәк стратегиясен планлаштыру өчен республиканың төп министрлыклары, алдынгы сәнәгать предприятиеләре һәм фәнни-мәгариф учреждениеләре вәкилләрен берләштерде.
Элегрәк Менделеевск шәһәрен мониторинглау кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаганнар иде. Экологлар 1589 кв.м. гомуми мәйданда санкцияләнмәгән чүплек урынын теркәделәр, күләме – 953 куб.м.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында традицион Яңа ел алды очрашуы узды, анда республиканың эре экология оешмалары вәкилләре узып баручы елга йомгак ясадылар һәм киләчәккә планнар турында фикер алыштылар. Чарада «Чиста булачак» яшьләр экология хәрәкәте, Татарстан Республикасында Рус география җәмгыяте һәм Яшь натуралистлар хәрәкәте активистлары катнашты.
Бүген Нурлат шәһәренең 8нче мәктәбендә укучылар укытучылар һәм чакырылган кунаклар белән бергә 105 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр.