Иртәгә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла торган «ЭКОлидер» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Профилактик визитлар уздырылган оешмалар контроль органнарының нәтиҗәлерәк һәм үтәкүренмәлерәк эшләве өчен очрашуларның сыйфатын бәяләүдә катнаша алалар. Бәяләү Дәүләт хезмәтләре порталы аша үткәрелә.
Элегрәк ТР Экология министрлыгына «Халык контроле» системасы аша Чаллыда рөхсәтсез калдыклар туплау турында халыктан мөрәҗәгать килгән иде. Кама буе идарәсе инспекторлары оператив рәвештә «Заря-4» ширкәтенә бардылар. Территорияне тикшергәндә хокук бозулар расланды.
Күркәм традиция буенча Экология министрлыгында ведомство хезмәткәрләренең балалары өчен Яңа ел чыршысы узды.
Үзәк идарә инспекторлары Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы һәм Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре белән берлектә, Зеленодольск районы территориясен тикшерделәр.
Чаралар Зәй районында узды. Комиссия составына ТР Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары керде.
ТР Экология министрлыгына Алабуга районында табигатьне саклау законнарын бозу турында халыктан мөрәҗәгать килде. Кама буе идарәсе инспекторлары бу урынга барып, җитештерү һәм куллану калдыкларын Буга елгасының су саклау зонасы территориясенә ташлау фактын расладылар.
Кама буе идарәсе инспекторлары Мамадыш районының Җәнлек совхозы бистәсе укучылары өчен экология дәресе үткәрделәр. Укучылар беренче чиратта экологиянең җирдәге барлык тере организмнарның үзара бәйләнешен өйрәнә торган фән икәнен белделәр.
Бүгенгә ведомство белгечләре тарафыннан 5710 мәсьәлә хәл ителгән.
ТР Экология министрлыгына Чаллыда яшәүчеләрдән «Халык контроле» системасы аша мөрәҗәгать килде. Чаллы халкы Автозавод районындагы рөхсәтсез чүплеккә зарландылар.