ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе гражданнар мөрәҗәгатьләре белән актив эш алып бара. 2012 елның гыйнвар һәм февраль айларында гына да ҮТИгә үзәк төбәктә яшәүче кешеләрдән 49 шикаять килгән.

28 февральдә Комлы Кавал авыл китапханәсендә үсеп килүче буынга экологик тәрбия һәм белем тарату программасы кысаларында Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе буенча дәүләт инспекторларының Лаеш муниципаль районы Комлы Кавал урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән экологик белем тарату очрашуы узды.

29 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «ЭКСПО-КАМА» күргәзмә үзәгендә VII Кама инновацион сәнәгый форум – 2012 ачылды. Аның кысаларында чит ил оешмалары катнашында «Нефть. Газ. Химия. Экология-2012», «Шина. Каучуклар. Резина һәм техник эшләнмәләр-2012», «Кама арты энергетикасы -2012», «Сәнәгатьтәге нанотехнологияләр-2012», «Сәнәгый иминлек-2012» Бөтенроссия күргәзмәләре узачак.


29
февраль, 2012 ел
чәршәмбе

     Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Австрия делегациясе вәкилләре белән “Экологик яктан чиста технологияләрне тапшыру максаты белән су объектларының пычрану учакларын ачыклау, аларга бәя бирү һәм градация үткәрү” проекты кысаларында Берләшкән Милләтләр Оешмасының сәнәгый үсеш оешмасы (ЮНИДО) белән үзара бәйләнеш мәсьәләсе турында очрашу үткәрде.


28
февраль, 2012 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының фәннәр академиясендә “Хәзерге чор көнкүреш иминлеге мәсьәләләре: теория һәм практика” II Бөтендөнья фәнни-гамәли конференциясе кысаларында “Экологик иминлекнең актуаль мәсьәләләре” секциясе үтте.


27
февраль, 2012 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгында экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислегендәге Ведомствоара комиссиясенең Татарстан Республикасында экологик иминлек, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча чираттан тыш утырышы узды. Көн үзәгендә “Чистарту корылмалары утырмаларын утильләштерү буенча инновацион технологияләр” мәсьәләсе каралды.

24 февральдә “Мамадыш спирт заводында” углекислота цехының тантаналы ачылуы булды. Ул берьюлы ике мәсьәләне чишәргә булышачак: элек спирт җитештергәндә атмосфера һавасына чыгарылган углерод диоксидын эшкәртүне һәм алкогольсез эчемлекләр җитештерүдә углекислотаны куллануны.

24
февраль, 2012 ел
җомга
28 февральдә “Хәзерге чор көнкүреш иминлеге мәсьәләләре: теория һәм практика” II Бөтендөнья фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан “Экологик иминлекнең актуаль мәсьәләләре” секциясе оештырылачак.
22 февральдә Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрының инвестицион-инновация эшчәнлегэ урынбасары буенча Равил Кузюров катнашында Төньяк территориаль идарә эшчәнлегенең нәтиҗәләре буенча утырыш узды.

22
февраль, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгында иҗтимагый Советның бу елның беренче утырышы узды. Утырышта “Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы иҗтимагый Советның 2012 ел эш планы раслануы” мәсьәләсе каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International