“Мамадыш спирт заводы” табигатьне саклау мәсьәләләрен чишә

2012 елның 27 феврале, дүшәмбе
24 февральдә “Мамадыш спирт заводында” углекислота цехының тантаналы ачылуы булды. Ул берьюлы ике мәсьәләне чишәргә булышачак: элек спирт җитештергәндә атмосфера һавасына чыгарылган углерод диоксидын эшкәртүне һәм алкогольсез эчемлекләр җитештерүдә углекислотаны куллануны.
“Татспиртпром” ачык акционерлык җәмгыяте хәзерге вакытта “Мамадыш спирт заводының” бүлегендә төп фондларның техник яктан яңадан кораллануын үткәрә. Шул рәвешле ул гамәлдәге законнар җыелмасына туры китереп – спирт җитештерү барышында барлыкка килгән өстәмә матдәләрне утильләштереп – экологик иминлек мәсьәләләрен чишә. Аерым алганда, әчү барышында бүленеп чыккан углекислый газ (януны баса торган төссез газ) углерод диоксиды җитештерүендә кулланылачак.
Коры азык чүпрә цехының техник яктан яңадан кораллануы атмосфера һавасына пычрак матдәләрнең чыгуын азайтты һәм шулай ук:
- табигый газны куллануны 19,4 тапкырга;
- электр энергиясен куллануны 9,5 тапкырга киметте.
Кама буе территориаль идарә материаллары буенча.

Министрлыкның матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International