Иҗтимагый Совет утырышы

2012 елның 22 феврале, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгында иҗтимагый Советның бу елның беренче утырышы узды. Утырышта “Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгы каршындагы иҗтимагый Советның 2012 ел эш планы раслануы” мәсьәләсе каралды.
Планның иң мөһим пунктлары булып:
- Бөтенроссия экологик куркынычтан саклау көннәрен оештыру һәм үткәрү хакында.
- Татарстан Республикасының шәһәр һәм торак пунктларында ике айлык санитар чистартуны уздыру хакында.
- “2011-2015 елларда Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районының әйләнә тирәдәге мохитне саклау (күчмә утырыш - Нижнекамск шәһәре)” озак сроклы максатлы программаны тормышка ашыру барышы турында.
Утырыш нәтиҗәсе буенча министрлык каршындагы иҗтимагый Совет эш планы расланды.
Тулырак мәгълүмат министрлык сайтының Координацион һәм киңәш органы бүлегендә.

Министрлыкның матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International