Ведомствоара комиссия утырышы

2012 елның 27 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгында экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислегендәге Ведомствоара комиссиясенең Татарстан Республикасында экологик иминлек, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча чираттан тыш утырышы узды. Көн үзәгендә “Чистарту корылмалары утырмаларын утильләштерү буенча инновацион технологияләр” мәсьәләсе каралды.
Утырышта Татарстан Республикасында экологик иминлек, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча Ведомствоара комиссиясенең әгъзалары, Федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнар вәкилләре, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Казан шәһәренең Башкарма комитеты, “Водоканал” муниципаль унитар предприятие вәкилләре, Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре катнашты.
“РусЭкоТех” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять компаниясе чистарту корылмалары утырмаларын утильләштерү проектын күрсәтте. Бу проект буенча агып җыела торган сулар утырмаларын туфракны яхшырта торган өстәмәләр буларак кулланыла торган органик-минераль ашламага эшкәртү тәкъдим ителә.
Шулай ук тикшерүгә киләсе мәсьәләләр дә куелды:
- Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Урта Кабан күленә ташланган чыгаруларны тикшерү нәтиҗәләре;
- Урта Кабан күлендә чистарту корылмаларын төзү эшләрен оештыру.

Министрлыкның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International