Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе гражданнар мөрәҗәгатьләре белән актив эш алып бара. 2012 елның гыйнвар һәм февраль айларында гына да ҮТИгә үзәк төбәктә яшәүче кешеләрдән 49 шикаять килгән.
Мондый шикаятьләрнең төп темалары:
- каты көнкүреш калдыкларын һәм җитештерү калдыкларын түгү;
- су объектларын пычрату;
- атмосфера һавасын пычрату;
- контейнер мәйданчыкларыннан каты көнкүреш калдыкларын үз вакытында чыгармау.
Татарстан Республикасы Лаеш районы Кече Кабан авылының Совет урамындагы 40нчы йорт янында урнашкан контейнер мәйданчыгын чүп-чар басу турында шундый шикаятьләрнең берсе гр. Лигафеева Е.Н.нан килә.
Үзәк территориаль идарәнең табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторлары тарафыннан мөрәҗәгать күрсәтелгән урында комиссия тикшерүе уздырыла. Тикшерү нәтиҗәсендә, “Комлы Кавал Төзекләндерү” ҖЧҖнең калдыклар белән тулган бункерларны үз вакытында чыгармавы сәбәпле, контейнер мәйданчыгын чүп басуы ачыклана.
“Әйләнә-тирә мохитне саклау турында”гы ФЗның 39 һәм 51нче маддәләрен, “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында”гы ФЗның 11, 13нче маддәләрен бозган өчен, “Благоустройство Песчаные Ковали” ҖЧҖ директоры урынбасары Петров В.В.га, РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.1 маддәсе нигезендә, административ материал тутырылган. ҮТИ мәгълүматлары буенча.
Министрлыкның матбугат хезмәте