Австрия делегациясенең килүе

2012 елның 29 феврале, чәршәмбе
Бүген экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Австрия делегациясе вәкилләре белән “Экологик яктан чиста технологияләрне тапшыру максаты белән су объектларының пычрану учакларын ачыклау, аларга бәя бирү һәм градация үткәрү” проекты кысаларында Берләшкән Милләтләр Оешмасының сәнәгый үсеш оешмасы (ЮНИДО) белән үзара бәйләнеш мәсьәләсе турында очрашу үткәрде.
Чарада ЮНИДОның әйләнә-тирә мохитне саклау бүлегенең сәнәгый үсеш буенча консультанты Christian Susan, Россия Федерациясендә ЮНИДОның чиста җитештерүләр үзәгенең координаторы Максим Елисеев, Россия Федерациясендә ЮНИДО проектының милли координаторы Борис Мельничук, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрының әйләнә-тирә мохитне саклау буенча урынбасары Андрей Калайда, Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрының инвестицион-инновация эшчәнлеге буенча урынбасары Равил Кузюров, җир ресурсларын саклау бүлеге мөдире Наталья Бережная һәм «Средволгаводхоз» федераль дәүләт учреждениясе мөдире Фоат Мөхәммәтшин катнашты.
Очрашу “Экологик яктан чиста технологияләрне тапшыру максаты белән су объектларының пычрану учакларын ачыклау, аларга бәя бирү һәм градация үткәрү” проектын карауга багышланган иде, аның презентациясе белән ЮНИДОның әйләнә-тирә мохитне саклау бүлегенең сәнәгый үсеш буенча консультанты Christian Susan чыгыш ясады.
Артем Сидоров киләчәктә дә Казан шәһәрендә һәм, гомумән, республикадагы әйләнә-тирә мохит сыйфатын арттыру максатыннан, Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм ЮНИДО арасында нәтиҗәле һәм үзарафайдалы хезмәттәшлек булуына ышанычын белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International